Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Демография" милли проектының " Өлкән буын" федераль проекты кысаларында чаралар

2019 елның 2 августы, җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Демография" милли проектының " Өлкән буын" федераль проекты кысаларында чаралар уза. Алар үз эченә озак вакытлы карау системасын кертә. Әлеге система социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның физик һәм психик сәламәтлеген яхшыртуга һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән чараларның җыелмасын тәшкил итә. Озак вакытлы карау системасының төп максаты – тәрбиягә мохтаҗ булган кешеләрне лаеклы тормыш дәрәҗәсе һәм максималь реабилитация белән тәэмин итү. 

Адаптив һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү-реабилитациянең аерылгысыз өлеше булып тора. Тренажерларда актив кулланыла. Мәсәлән, йөрү өчен тренажер – Grillo. 

Барлык реабилитация чаралары социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм актив озын гомерне стимуллаштырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International