2019 нчы елның 29 нчы июлендә интернет-куркынычсызлык профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова “Яшүсмерләр арасында медиакультура формалаштыруның “Мәгълүмати навигаторы” дигән социаль технология кысаларында «Медиа белән аралашу культурасы» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: «медиаграмотлык», «медиакультура» төшенчәләрен актуальләштерү, әңгәмә үткәрү күнекмәләренә өйрәтү.
Дәрес башында балалар белән медиога өйрәнү нәрсә ул һәм ни өчен ул кирәк темасына әңгәмә үткәреле. Аннары белгеч, медиа белем бирүнең гуманистик идеаллар һәм кыйммәтләре нигезендә массакүләм коммуникация чаралары белән аралашу культурасы булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән системалы гамәлләр җыелмасы булуы турында сөйләде. Шулай ук медиа белеме – ул яшь кешенең медиа шартларында тормышка әзерлек дәрәҗәсе. Медиа белем бирү нәтиҗәсе булып медиакультура тора. Дәрес барышында балалар белән бергә видеоролик карадылар, анда балалар көндәлек тормышта һәрберебезнең күп мәгълүмат белән очрашуын белделәр. Кешеләргә, җәмгыятькә бар яклап та төрле төр медиа йогынты ясый, кайчагында моны күреп була, ә кайчагында аңламый да каласың. «Медиапространствода үз-үзеңне югалту» рольле уены барышында егет һәм кызларга үзләрен нинди кулланучы дип таныштырулары турында уйларга һәм «телефонистлар», «ватсаперлар», «тивиманнар», «китап кортлары», «радиофаннар», «кибер - юзерлар» кебек төркемнәргә бүленергә тәкъдим ителде, шуннан соң һәрбер кеше үзенең сайлавын нигезләп аңлатты.
Дәрес ахырында, хәзерге дөньяда медиа белән хезмәттәшлек итү күнекмәсе бик мөһим, чөнки бу төрле төрдәге медиа-хәбәрләр алу, анализлау, бәяләү һәм булдыру сәләте бит дигән нәтиҗә ясалды.