2019 елның 1 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләрен “Бөтенроссия Спас ярминкәсе” кысаларында үткәрелә торган мастер – классларга, интерактив остаханәләргә чакырдылар. Анда балалар үз куллары белән гади тал чыбыкларыннан “Талдан үрү” техникасында декоратив кәрзин ясадылар. Кайбер балалар үзләре шәһәр символикасы төшерелгән открыткалар бастырдылар, балчыктан әкият утравы ясадылар, үзләрен рәссам ролендә сынап карадылар һәм “Салкын батик” техникасында рәсем ясадылар.Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
Чарада 10 кеше катнашты.