Җәлил картлар йортында “Ак калфаклар” ансамбле

2019 елның 2 августы, җомга

Инде ничәнче тапкыр “Җәлил картлар йорты”нда яшәүчеләрне Җәлил бистәсенең ветераннар советы клубы концертлары белән сөендерә. Социаль хезмәт алучылар «Ак Калфак» ансамбленең чыгышын зур игътибар белән карадылар.

Концерт бер сулышта узды, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, ә рәхмәтле җанатарлар бик канәгать калдылар һәм концертта бик теләп катнаштылар: җырладылар, биеделәр һәм, әлбәттә инде, көчле алкышладылар!

Шуны әйтергә кирәк, интернат – йортта яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар артистларны бик җылы каршы алды.  биредә яшәүчеләрнең күзләрендәге якты нурлар артистларда концерт номерлары башкарганда шатлык хисләре уятты. Әби - бабайларның сүзләренә караганда, килгән артистларның чыгышларын  алар бик югары бәялиләр, чөнки яшь чагында үзләре дә үзешчән сәнгать белән шөгыльләнгәннәр һәм моның зур хезмәт һәм күңел чыгымнары тоюын беләләр.

Катнашучылар саны 60 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International