Хайваннарны әвәләү.
2019 елның 1 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гайнетдинова Ф.Т. “Үз куллары белән зоопарк” дип исемләнгән технология кысаларына таянып индивидуаль дәрес үткәрде. Дәреснең темасы: "Хайваннарны әвәләү". Дәрес вакытында хайванның пропорциясе һәм характерлы детальләре өйрәнелде. Шулай ук төрле кисәкләрдән торган кайбер техник алымнар белән танышу үткәрелде. Дәреснең гамәли өлешендә аерым формалардан мәче фигурасы ясалды.