Мультиклар илендә
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 31 июльдә "Орион” яшьләр үзәге белгечләре уңай эмоциональ атмосфера, күңелле ял итү максаты белән «Мультиклар илендә» дигән күңел ачу-уен программасы уздырдылар. Программада 38 бала һәм 12 ата-ана катнашты.
Күңел ачу-уен программасы берничә эпизодтан торды, аларның һәркайсы төрле мультфильмнардан геройлар барлыкка килү белән бәйле иде. Алып баручы уеннарны һәм күңел ачу чараларын программа барышында балалар арымасын өчен дип жайлап сайлаган: хәрәкәтчән, танып-белү уеннары күңел ачу мизгелләре белән чиратлашып барды.
Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.