Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Болында күбәләкләр” дигән темага рәсем ясау.

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Максат: балаларны традицион булмаган рәсем техникасы ярдәмендә күбәләк образын булдырырга өйрәтү; төсләрне сайлый белергә өйрәтү;бармак һәм кул чукларын ныгыту. Рәсем- баланың иҗади эшчәнлегенең беренче төре. Рәсем ясап, бала бөтен игьтибарын рәсемдә туплый, ә бу вакытта аның мөстәкыйльлеге, үз эшен мөмкин кадәр яхшырак башкару теләге үсә. Балалар күбәләк рәсемнәрен һәм әзер шаблоннарны карадылар. Төсле, ачык төсләр балаларның уй- ниятләрен чагылдырырга ярдәм итте. Балалар бик матур рәсемнәр ясадылар һәм үз рәсемнәрендә җәйге матурлыкны күрсәттеләр. Һәр рәсем узенчә матур,узенчәлекле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International