“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кул массажы» дигән темага әңгәмә.

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясаучы шәфкать туташы Мустафаева Гюллу Махмуд кызы кул массажы дигән темага әнгәмә үткәрде.

Чараның максаты:  социаль хезмәт алучыларнын кул массажы ясау адымнарына өйрәтү дип аңлатылды. Кул массажы – кулларның йомшак тукымаларына дәвалау ысулуның бер төре. Бу ысул йогынтысы – тирене һәм мускулларны массаж ярдәмендә кан әйләнешен узгәртергә йогынты ясый ,  массаж ярдәмендә төрле мускулларның, буыннарның яхшы эшләвен торгызу күренә. Көчле җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң пациентларны реабилитацияләүдә массаж зур нәтиҗә бирә.

Көчле авырулардан соң пациентларнын кулларда һәм аякларда хәрәкәт чикләнүе билгенәнә. Кул, аякларның хәрәкәтлеге озак вакыт чикләнгәннән соң, массаж – яхшы якка юнәлеш алырга ярдәм итә. Буыннар сыну һәм тартылу очыракларында, массажның әһәмияте бик зур.

Шуны истә тотарга кирәк, өске кул – аяк массажын, теләсә кайсы башка массаж кебек үк, авыруның кискен чорында кулланыра ярамый.

Чарада 30 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International