Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яраткан китапларын искә алу көне.

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

  31 июльдә яраткан китапларын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн-яраткан әсәрләрен искә төшерү өчен менә дигән форсат. Чөнки ул укыган йөзләгән китап арасында һәр кеше үз йөрәгендә сизелерлек эз калдырган китапны хәтердә тота.

  Яраткан китап-ул хәтердә, күңелдә мәңгегә, беркайчан да аерылышмый торган нәрсә.

 Бу көнне Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Минем яраткан китабым» дигән күзәтү үткәрелде, аның максаты-яшәүчеләрнең яраткан китаплары турында белү иде. Чарада катнашучылар өчен «Китап белән эш итү кагыйдәләре»дигән танып-белү лекциясе үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар үзләренең яраткан китапларын искә төшерделәр, йөрәкләрендә гомер буе эз калдырган төп геройлар турында фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International