Балтач шәһәр тибындагы бистәнең «Сабантуй» паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале оештырылды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

       Күп санлы инвалидлар соравы буенча, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең «Сабантуй» паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале оештырылды.   Бәйрәмдә барлыгы 500 инвалид катнашты.

       Спорт фестивалендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Илһам Гайнетдинов, «Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы Илгиз Әхмәдуллин, социаль ярдәм курсәту бүлеге житәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев чыгыш ясадылар.

        Чарада матди ярдәм күрсәткән иганәчеләре:

- Балтач бистәсенең үзәк мәчете имамы Рамил Басыйр улы Бикбаев;

- Гарифуллина Мәдинә Хатыйм кызы;

-  Рөстәм Дилүс улы Гатиятуллин.

     Фестивальдә катнашучылар яңа өстәл уеннары белән дә таныша алдылар.  Барлык уенчылар да канәгать калды,  бу бәйрәмнән бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

     Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге инструкторлары инвалид-активистлар белән берлектә шашка, армрестлинг һәм пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрде.

     Барлык кунакларга да район мәдәният бүлеге артистлары чыгышлары ошады. Шулай ук чакырылган кунаклар үзләре дә актив катнаштылар: җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр яттан сөйләделәр.

     Бәйрәмдә катнашкан 18 июльдә 50 яшен тутырган  2-нче группа инвалид Айдар Якуповка истәлекле бүләк тапшырылды.

     Бәйрәм үткәрүдә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшь һәм «көмеш» волонтерларының ярдәме зур булды.

      Бәйрәмдә «Хезмәт» район газетасы һәм «Ватаным Татарстан» республика газетасы журналистлары катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International