«Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре “Шәһәр тарихы” музеенда булдылар

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2019 елның  30  июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре  “Шәһәр тарихы ” музеенда булдылар.

Музейда балаларны экскурсовод Анастасия Пьянкова каршы алды. Ул аларны тере почмакка чакырды, анда балалар хайваннар тормышын бик теләп күзәттеләр. Аннары Алабуга шәһәре һәм аның тарихы турында кыска видео ролик карадылар. Археология, этнография, геология, табигать һәм төбәк үсеше тарихы залында булдылар.

Балалар шәһәр, аның тарихы һәм традицияләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International