“Демография” милли проекты Өлкән кеше өчен – яңа гаилә.

2019 елның 30 июле, сишәмбе

“Демография” милли проекты 
Өлкән кеше өчен – яңа гаилә 
Үз-үзенә хезмәт күрсәтүгә сәләтен өлешчә йә тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакыт тәрбияләү буенча стационарны алыштыручы технологияләрне үстерү, аларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан “Өлкән буын” дип аталган төбәк һәм “Демография” милли проектлары кысаларында ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дип аталган пилот проекты старт алган иде.
 

Әлеге пилот проекты кысаларында Әгерҗе районында “тәрбиягә алган” гаилә булдырылып, анда III группа инвалид Әнсәр абый урнаштырылды. Ул әлеге гаиләдә ике елдан артык яшәде. 2019 елның январенда Әнсәр абый вафат булды. Аның вафатыннан соң әлеге Шадриннар гаиләсе Рафил абыйны сыендырды. 2018 елның ахырында аның өе янып бетә һәм ул бернәрсәсез урамда кала. Рафил абый башта Красный борда тернәкләнү үзәгендә булды, аннан әлеге гаиләдә яши башлады. 
Гаиләдә “кунак” булып яшәгән дәвердә аның барлык документлары кабат торгызылды, ул пенсия ала башлады. Яшәү урыны буенча пропискага кертелде. 
Шадриннар йортында Рафил абыйның аерым бүлмәсе бар, анда барлык уңайлыклар да булдырылган. Аны тәрбияләүгә әлеге гаилә бик зур игътибар бирә. Рафил абый элеккеге йортын сагынса да, яңа гаиләдә үзен яхшы хис итүен яшерми. Үзен шулай хөрмәтләп тәрбияләүләре, өлкән яшьтәге кешегә авыр вакытта кул сузганнары өчен ул Шадриннар гаиләсенә бик тә рәхмәтле. 
Ольга ЕРЕМИНА,

“Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International