Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Җәйге якты нурлар» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм актив ялын оештыру иде.
Саф, яхшы һава шартлары безгә спорт бәйрәмен урамда үткәрергә мөмкинлек бирде. «Чара Робин Гуд» бәйгесеннән башланды. Аның асылы – тупны кыршауга тидерү иде. Барлык катнашучылар да тырыштылар, күнегүләрне бердәм һәм яхшы кәеф белән башкардылар. Ярышларда шулай ук «Күңелле чүгәләүләр» һәм «Күңелле иелүләр» күнегүләре булды. Ә «Турникта тартылу» күнегүе бәйгеләрнең иң кызыклы булып чыкты.
Катнашучылар музыкаль һәм бию конкурсларында катнаштылар, позитив һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Чарада 14 кеше катнашты.