"Игелекле дулкын" фестивале, "Кайгырту" үзәге, Яңа Чишмә районы

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

“Игелекле дулкын” мәдәни-хәйрия фестивалендә катнашу.

“Игелекле дулкын” фестивале Президент грантлары фонды, Татарстан Республикасы хөкүмәте, һәм “Игелекле Казан” иганәчелекне устерү фонды ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар: Игорь Крутой Академиясе һәм Казан шәһәре мэриясе.

Конкурс катнашучылары Дарья һәм Варвара, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  социаль тәрбиячесенең  кулы астында, конкурсның беренче онлайн этабын үттеләр.

“Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, конкурска әзерләнү барышында  ярдәм иткән өчен Петропавловка бистәсенең мәдәният йортына, һәм катнашучыларның әти-әниләренә таяныч булганнары өчен, зур рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International