«Бердәм Россия» көннәре кысасында 25 июль көнне Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй оештырылды. Чарага хөрмәтле кунаклар да килгән иде - Дәүләт советы житәкчесе Мөхәмәтшин Ф.Х., Хөкүмәт советы депутаты Мөхәмәдиев Р.Н., Татарстан Республикасы, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һэм социаль яклау министрлыгының министр урынбасары Вәлиуллов Р.Ф. Сабантуйны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдүллин М.З. ачты. Стадионга районыбызның һәм шәһәребезнең физик мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр җыелган иде. Маломобильный кешеләрне алып килү өчен махсус транспорт бирелде. Сабантуйда төрле спорт чаралары, уеннар оештырылды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар иҗади коллективлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында да узләренең талантларын күрсәтүчеләр байтак булды. Әлеге чарада бер кемдә читтә калмады, һәр кайсы буләк белән кайтып китте. Бәйрәмнән соң барлык кунакларны төшке аш көтә иде. Бу тәмле ризыкларны «Акчарлак» ресторанында эшләуче повар кызларыбыз әзерләгәннәр. Бер очрашу, узе бер гомер диләр. Бәйрәм тәэсирләре бик озак күңелләрендә сакланыр әле. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бер-берләре белән очрашып, сөйләшеп бер елга житәрлек күңел күтәренкелеге алып кайтып киттеләр.