Мамадыш муниципаль районы балалар hәм яшусмерләр өчен ”Надежда” социаль приютында туган көн кичәсе үткәрелде.

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

«Бердәм тату гаилә»  программасы   кысаларында Мамадыш  социаль приютында  июль аенда туган балаларның туган көн  кичәсе билгеләп үтелде.

Кичәнең максаты: үзләренең, дусларының туган көннәре турында белемнәрен беркетү; биремнәр, эстафета, бәйгеләр үтәгәндә осталыкны камилләштерү; кутәренке кәеф булдыру.  Кичә  бу айда  туган Б. Гаделне, Б. Владиславаны, Г.Алинәне котлау белән  башланып китте.

Алар өчен “Фанты”, “Без барыбыз да дуслар”, “Бер-беребезне сыйлыйк”, “Ламбада” бәйгеләр   уздырдылды.

Дүртенче бәйге – иң кызыклысы иде: балалар биюне төрле тәртиптә биергә тиеш иделәр. Кичәнең сәбәпчеләре бу бәйгене уңышлы гына үтәделәр.

Программа ахырында барлык балаларга да истәлекле бүләкләр  тапшырылды.  Балалар бәйрәм торты белән  сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International