Диңгез кабатланмас, ирешмәслек һәм чиксез. Юкка гына ул үзенә яшь акылларны һәм йөрәкләрне һәрчак җәлеп итми. Бу бәйрәм Россиянең диңгез чикләрен саклаучыларга, ярда безнең бөек держава өчен кораблар төзүчеләргә, ярда көтүчеләргә дә кадерле. Бу бәйрәм Россиядә 1939 елдан бирле билгеләп үтелә.
2019 елның 28 июлендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. Хәрби - Диңгез Флоты көне уңаеннан нәниләр белән уеннар үткәрде.
Максаты: диңгез флотына кызыксыну арттырыру, балаларны диңгез терминологиясе һәм һөнәре белән таныштыру.
Балалар бик теләп «Диңгез төене» һәм «Диңгез пешекчесе»уеннарында катнаштылар.
Балалар яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.