"Гарденотерапия" - уңай кәеф алучылар социаль хезмәт күрсәтү үзәге" Забота " Мамадыш районы

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Гарденотерапия-ул психосоциаль тернәкләндерүнең үзенчәлекле юнәлеше, ул өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр үстерүгә һәм аларны карауга җәлеп итүне үз эченә ала.

Бу терапия булган тормыш тәҗрибәсен ачарга, кулланырга ярдәм итә. Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучылар бу терапиядә бик теләп катнашалар. Һәр әбиебез үз гомерендә утырткан, күчереп утырткан, соңыннан үсемлекләрне караган. Кемдер бодай, бәрәңге, кемдер өйдәге чәчәкләр утырткан. Мондый манипуляцияләр, таныш, элекке уңай хатирәләргә кире кайтаралар, бу, әлбәттә инде, уңай кәефкә тәэсир итә.

Без алга таба да әлеге юнәлешнең өлкәннәр өчен кирәк булуын раслыячакбыз. Киләчәктә дә әбиләребезнең хезмәт күнекмәләрен камилләштерәчәкбез һәм социаль тормышка Гарденотерапия кертүне дәвам итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International