Программист һөнәре

2019 елның 28 июле, якшәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. өлкән төркем балалары белән «Программист һөнәре» темасына ачык дәрес үткәрде. 

Дәреснең максаты һәм бурычлары: тәрбияләнүчеләрнең программист һөнәре турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; профессиянең үзенчәлекләре белән таныштыру; тәрбияләнүчеләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итү һәм программистлар әзерләүче Татарстан уку йортлары турында мәгълүмат бирү.

Дәрестә балалар заманча һөнәр – программист һөнәре барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр яңа фактлар ачтылар: 1833 елда әле механик «аналитик» машинаның беренче моделе өчен берничә программа язган Ада Лавлейс беренче программист булган; 1941 елда немец инженеры Цузе беренче эшли торган компьютер, шулай ук аның өчен беренче программалар һәм беренче программалаштыру теле төзегән; бары тик XX гасыр уртасында гына программалаштыру һөнәргә әверелгән. 

Балалар һөнәр турында видеороликлар карадылар, хезмәт базарында ихтыяҗ, хезмәт шартлары һәм программистларның вазыйфаи бурычлары белән таныштылар, Татарстанның уку йортлары турында мәгълүмат алдылар.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, дәрес темасы тулысынча ачылды, дәрес алдыннан куелган максатларга һәм бурычларга  ирешелде.

Автор: тәрбияче Роза Ахуджанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International