2019 нчы елның 26 нчы июлендә “Шатлык” приюты өлкән мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре тәмәке тартуга каршы һәм сәләмәт тормышы рәвеше алып баруны пропагандалау нигезендә “Тәмәкене ташла” дигән профилактик акция үткәрде. Алар мөстәкыйль рәвештә үз куллары белән буклетлар ясап, аларны Питрәч район балалары һәм яшьләренә тараттылар. Бу акция сәләмәт тормыш рәвешен алып баруга, сәләмәтлекне саклауга юнәлдергән иде.
Автор: тәрбияче Индира Ибрагимова.