"Шатлык" приютында тәрбияче Волкова Д.И. кечкенә төркем балалары белән «Кара урманга сәяхәт» дигән чара үткәрде. Чараның максаты: күтәренке кәеф булдыру, команда рухын тәрбияләү иде. «Ерткычлар» һәм «Үләнашаучылар» командалары бөтен биремнәрне бик тырышып үттеләр, кыргый урманнарда яшәүче хайваннар турында белемнәрен күрсәттеләр. Конкурслар, мәзәкләр, табышмаклар чараны кызыклы һәм мавыктыргыч итте! Ярыш нәтиҗәләре: Дуслык җиңде!
Автор: тәрбияче Волкова Д.И.