«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» өмә

2019 елның 26 июле, җомга

Өмә - ул матур дөньяда яшәү, җәйге көндә ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергә аралашу теләгебезне күрсәтү. Тәртип кешедә дә, тирә-якта да булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәк.

25 нче июль  "Җәлил картлар йортында" территориясендә өмә узды.   Территорияне чистарту буенча өмә үткәрү өчен генераль җыештыру буенча чаралар планы төзелде, һәр хезмәткәргә аерым бер участок беркетелде, өмәдә эшләү вакытында техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.

Көн бик ачык, кояшлы булды, бу күтәренке кәефкә ярдәм итте. Кирәкле инвентарь белән коралланып, хезмәткәрләр территорияне тәртипкә китерделәр: үлән чаптылар, себерделәр, буядылар. Барысы да күңел күтәренкелеге белән эшләделәр.

 Арып, әмма яхшы кәеф белән эшне төгәлләделәр. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, һәркем бу эшкә үзенең җылысын бер өлешен кертте, интернатның чиста территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә, бөтен җирдә дә чиста һәм әкияти матур. Өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да үз табигатен карау теләге һәм дәрте белән тулы иде, чөнки табигать, әйләнә-тирә дөнья - ул безнең йортыбыз. Һәм без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Барысы да үз-үзеннән һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International