2019 елның 26 июль көнне “Астра” тернәкләндерү үзәге территориясендә “Нептун көне” театральләштерелгән тамаша узды.
Анда балалар , ата –аналар һәм үзәк хезмәткәрләре,шулай ук РООМиД “Планета Добра” катнашты.
Чараның максаты – уртак иҗади эшчәнлек аша уңай психик климат формалаштыру иде. Балалар өчен әкият геройлары:пират, кикимора, шамахан патшасы,су кызы, нептун патшасы катнашында театральләштерелгән тамаша оештырылды. Балалар һәм әкият геройлары белән бергә катлаулы этаплар үтәргә туры килде.Алар өчен энҗе дәнәләре җыярга һәм Нептунның су асты патшалыгына су кызы юл күрсәтәчәк. Балалар зур кызыксыну белән төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр. Барысы да бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.