"Өмет яры" комплекслы үзәге базасында тигез мөмкинлекләр көне

2019 елның 26 июле, җомга

Менделеевск районында инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тигез мөмкинлекләр көне оештырылды. Бу чара инвалидлыгы булган шәһәр кешеләренә түләүсез психологик һәм юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалиев, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 13 нче филиалы директоры Илнур Шәймәрданов, нотариус, район Иҗтимагый советы рәисе Марат Зарипов, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Миңнегәрәев катнашты.

Очрашу барышында инвалидлыклары булган кешеләрнең аеруча еш очрый торган проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар, алга таба уртак эшкә планнар билгеләделәр.

Комплекслы үзәк директоры Илсөяр Зыятдинова учреждение буенча экскурсия үткәрде, кунакларга эш кабинетларын күрсәтте һәм мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәтләр алучыларга күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.

Үзәктә социаль-медицина хезмәтләренең төрле төрләре күрсәтелә, көн саен психологик бушанулар, районның иҗат коллективлары, ансамбльләре катнашында мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә.

Балалар өчен клублар турында мәгълүмат белән гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Мәснәвиева таныштырды.

Шулай ук чара кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класс үткәрелде. Белгечләр ата-аналарга һәм кунакларга иҗади эшчәнлек ярдәмендә балада кинестетик һәм тактиль хисләрне ничек үстерергә мөмкин булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International