“Хайваннар белән һәм хайваннар турында сөйләшү”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

 Коммуникатив күнекмәләрне үстерү буенча «Уйнап өйрәнәбез» программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7-10 яшьлек балалар белән “Хайваннар белән һәм хайваннар турында сөйләшү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бу дәрестә белгеч балалар белән йорт хайваннары турында сөйләште. Күп кенә балаларның өйдә эт, песиләре, тутый кош, балыклары бар икән. Алар әти-әниләре белән бергә аларны карыйлар. Аннан соң белгеч балаларга хайванны өйдә тотасың һәм өйрәтәсең икән, аның өчен җаваплы булырга кирәк икәнлеген аңлатты. Песи баласы аласың икән, аның белән уйнарга кирәк, ул үскәч, аннан баш тартырга ярамый. Балалар үзләренең йорт хайваннары белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, терлекләрне сәламәт тукландыру турында фикер алыштылар. Алга таба балалар белән сөйләшүдән аларны урамда ташландык мәчеләр һәм этләрнең язмышы борчый һәм алар бу хәлне үзгәртергә тели икәнлеге аңлашылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International