Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Синема – 5» кинотеатры администрациясе белән берлектә балаларның ялын оештыру буенча «Уенчыклар тарихы - 4» мультфильмын карау буенча хәйрия чарасы уздырдылар. Карау алдыннан балаларга кинотеатрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.
"Синема-5» кинотеатрына бару нәниләрне мавыктыргыч мультипликация дөньясы белән очрашуга рухландыра. Экранда образлар җанлана һәм кызыклы сюжет барганда, барлык начарлыклар онытыла, кәеф күтәрелә. Балалар зур кызыксыну белән мультфильмның гаҗәеп сюжетын күзәттеләр һәм төп геройларга карата мәхәббәт белән сугарылдылар. Мультфильм дуслык, тугрылык турында булып чыкты. Мультфильмны караган кызлар һәм малайлар вакытларын бик файдалы үткәрделәр, бик яхшы ял иттеләр һәм күңелле эмоцияләр алдылар.