"Сәламәт яшәү рәвеше"

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

23 июльдә Нурлатның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Заречный» савыктыру лагеренда профилактик эш кысаларында төркем дәресләре үткәрелде.

         Әлеге чараның максаты - наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм, интернет бәйлелек, җенси тәрбия культурасы, ата-аналарның киләчәге өчен җаваплылык кебек яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау.

         Ял итүчеләр лагерьда 9 яшьтән 16 яшькәчә 110 бала, тренингта катнаштылар, аңа социаль ролик карау, анкеталаштыру, блиц сораштыру кертелгән иде.   Балалар төрле тормыш ситуацияләрен, алардан имин чыгу максатыннан, сәхнәләштерделәр.

         "Сәламәт яшәү рәвеше", "Минем өчен интернет нәрсә аңлата?" дигән темага плакат белән бергә символик агачны рәсмиләштерделәр.

         Шулай ук гаилә иминлеге темасына да кагылдылар, яшь буынның сәламәт гаилә төзү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте турында фикер алыштылар.

         Һәр тренинг күңелле, бию флешмобы белән тәмамланды. Балалар үз вакытларын күңелле генә түгел, файдалы да үткәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International