Казан шәһәренең «Бизнес-яшьлек» бер төркем актив яшьләре «Игелек кыл» лозунгы астында «Гнездышко» социаль приютында булдылар һәм тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү һәм күңел ачу чаралары үткәрделәр. Өлкән төркемдә волонтерлар кул эшләре буенча мастер-класс оештырдылар. Кече төркемдә кәгазьдән нәфис конструкция ясау буенча мастер-класс узды. Соңыннан волонтерлар балалар белән «Көмеш яңгыр» дигән флэш-моб үткәрделәр. Очрашу бик дустанә, җылы һәм шатлыклы узды.