Хезмәтен хөрмәтләп ЧИРМЕШӘН

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Роза Виталий кызы Борисова “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2009 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә ул дүрт өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.

Социаль хезмәт алучылар белән ул бик яхшы мөнәсәбәттә, һәммәсе белән дә уртак тел таба белә. Әби-бабайлар аның килүен көтеп алалар.

Хезмәттәшләре арасында да ул зур абруй һәм хөрмәт казанды. Яшьләргә үзенең киңәшләре белән дә булыша.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен, Роза Борисова Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International