24 июльдә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Файдалы һәм зарарлы ризыклар” дигән уен-викторина узды.
Дереснең максаты сәламәт яшәү рәвеше турында төшенчәләрне формалаштыру, дөрес туклану,файдалы продуктлар турында белемнәрне киңәйтү.
Дәрес барышында балалар нинди продуктлар файдалы булып тора: сөт, яшелчә,җиләк – җимеш, ботка һәм витаминнар турында фикер алыштылар. Сәламәт һәм зарарлы ризык турында викторина сорауларына җавап бирделәр.Дәрес ахырында чипсы, лимонад, кәнфит – сәламәтлеккә нинди зыян китерүен ачыкладылар.