Танып-белү дәресе «Татар милли костюмы»

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

      «Төрле милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәт, хөрмәт  мирас итеп бирелми, һәр буында аларны  тәрбияләргә кирәк, бу сыйфатларны формалаштыру никадәр иртәрәк башланса, алар шулкадәр ныклы булачак». Э.К. Суслов.

      2019 елның 23 июлендә "Кайгырту" приюты тәрбиячесе Давлетшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Татар милли костюмы"дигән танып-белү дәресе үткәрде.

      Әңгәмәнең максаты: балаларны татар милли киеменең үзенчәлекләре белән таныштыру.

      Бурычлар: татар һәм рус халык костюмын аерырга өйрәтү, аның характерлы элементларын (калфак - кокошник; картуз-түбәтәй; итекләр-читекләр; сарафан-тышлы күлмәк). Татар баш киемнәре – калфак һәм түбәтәйне аерырга өйрәтергә. Туган як халыклары мәдәниятына кызыксыну үстерергә. Башка милләт кешеләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләргә.

      Дәрес барышында балалар курчаклар ярдәмендә татар  халкы  милли киемнәре: калфак, түбәтәй, читекләр һәм өс киемнәре белән таныштылар. Ахырдан балалар бик теләп татар халык киемнәрен үзләре дә киеп карадылар.

     Дәрес балаларга бик ошады һәм алар күп белемнәр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International