Өлкән яшьтәге кешеләр арасында дарулар белән агулану еш очрый. Кайчакта алар ялгышып башка төрле препарат кабул итәләр. Өлкән яшьтә булу сәбәпле, даруның кабындагы язуларны күрмиләр, кайвакыт алар игътибарларын туплый алмау яки хәтерсезлек аркасында препаратларны бутарга мөмкиннәр. Шундый күңелсез хәлләргә тарымасыннар өчен, “Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" ДБУсенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре өлкән яшьтәгеләр арасында аңлату эшләре алып баралар, 192 социаль хезмәт алучыга “Дарулар белән агуланудан ничек сакланырга" дигән буклетлар тараттылар.