Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем балалары белән тәрбияче Ахуджанова Р.С. юл йөрү кагыйдәләре буенча квест-уен үткәрде.
Чараның максатлары: юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, тәрбияләнүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тикшерү һәм ныгыту.
Уен «Ни өчен юлларда балалар һәлак була?» дигән документаль видеоролик караудан башланды. Ул балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын һәм аварияләрдә зыян күрүчеләргә әверелүләрен ачык күрсәтте. Видеоролик балаларда зур кызыксыну уятты һәм фикер алышуларга этәрде.
Алга таба квест-уен «ЮЙК белгечләре», «Җәяүле әлифбасы», «Табышмаклар чаты», «Юл математикасы», «Автомульти», «Сөйләүче билгеләр», «Медицина» станцияләре буенча дәвам итте. Һәр станциядә катнашучыларны мавыктыргыч биремнәр, табышмаклар, тестлар, мәсьәләләр көтте. Командалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм билгеләрен белүдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүдә көч сынашты.
Уен ахырында нәтиҗәләр ясалды. Һәр команда татлы призлар һәм бик күп эмоцияләр алды.
Автор: тәрбияче Роза Ахуджанова