Арчаның «Өмет чаткысы» мастер - класс "Яулыкны ничек матур бәйләргә"

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә  тәрбияләнүче Галимова Нәзирә кызларга матур итеп мөселманча яулык бәйләү серләрен өйрәтте.  Бу мастер –класс     бик кызыксындыргыч, мавыктыргыч булды. Нәзирә аның төрле ысулларын күрсәтте.

     Безнең үзәктә мондый мастер –класслар күрсәтү гадәткә кереп бара. Алар балалар өчен тәрбия чарасы булып тора, коллективта үз урыннарын табарга, матурлыкны, гүзәллекне күрергә ярдәм итә. Яулык, палантин, шарфтан төрлечә матур итеп бәйләгән яулыклар гүзәл затларның күңеленә хуш килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International