“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Әлфия Байкова сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала өчен “Физкульт-сәлам!” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрен координацияләү.
Дәрес башында белгеч балаларга вестибуляр аппаратны үстерү буенча “Капкага тимичә генә уз” уенын тәкъдим итте. Аннан соң туп кулланып, вак моториканы үстерү өчен күнегүләр ясадылар. Беренче карашка гади генә тоелган биремнәр объектларны күзәтеп тору күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Дәрес күңелле һәм тату атмосферада узды, балалар коллективта бердәм эш күрсәттеләр. Чарада катнашучылар канәгать калдылар һәм яхшы кәеф алдылар.