Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында " Дари добро” исемле волонтерлар хәрәкәте

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

22 июль көнне Әлмәт шәһәренең Әюпова Гөлнара Роберт кызы җитәкчелегендә " Дари добро» хәйрия фондында катнашучылар интернатта яшәүчеләр янына килделәр. Аларның безнең  оешмага килүләре традициягә әйләнде, чөнки безнең дуслыкка инде берничә ел. Әлеге яшь, игелекле һәм ярдәмчел кешеләр белән очрашуны интернатта яшәүчеләр зур түземсезлек белән көтә, чөнки волонтерларның килүе — ул кайгырту һәм аралашу, кирәкле әйберләр, бүләкләр һәм һәр өлкән кешегә карата игътибар. Волонтерлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына бүлмәләргә килеп, бүләкләр тапшырдылар, аларның һәркайсына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәттеләр. Бу кешеләр могҗизалар иҗат итә беләләр, аларның килү белән яшәүчеләрнең күзләре яна.

Бу юлы волонтерлар мөмкинлекләре чикле инвалид Игнатьев  Ю.П. кресло-коляска бүләк иттеләр. Юрий Павлович аларга игътибарлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International