Баланың физик үсешендә хәрәкәтчән уенның роле бәяләп бетергесез. "Хәрәкәт-ул тормыш" дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки нәкъ менә даими физик активлык ярдәмендә бала үзенең иммунитетын арттыра, сәламәтлеген ныгыта, чыдам һәм җитез була ала. Мондый дәресләр сабыйны үз гәүдәсенә ия булырга өйрәтәчәк, моториканы яхшыртачак һәм яңа мөмкинлекләр үзләштерергә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә «Әни+бәби» клубының «Физик үсеш: өйдә һәм урамда хәрәкәтчән уеннар» темасына чираттагы дәресе саф һавада узды һәм хәрәкәтле уеннарга багышланды. Дәресне «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында үткәрде. Максат: хәрәкәтчән уеннар аша балаларның физик үсеше.
Педагог тәкъдим иткән уен биремнәре балалар өчен күңел ачу гына түгел, алар башка балалар белән дә хезмәттәшлек итәргә, оялчанлыкны җиңәргә, оештырылганлыкны һәм дисциплинаны булдырырга, әйләнә-тирә дөнья турында яңа белемнәр алырга һәм инде таныш мәгълүматны ныгытырга өйрәнделәр. Балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә уен дәресләренә бик теләп кушылдылар: барысы да бергәләп асфальтта рәсем ясадылар, «Тылсымлы туплар» уенын уйнадылар, сабын куыклары һ.б.лар. Ә дәрес ахырында, балаларның ару-талуын булдырмас өчен, педагог су белән уеннар уйнарга тәкъдим итте.
Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, сәламәтлек һәм балалар үсеше өчен дә файдалы булды.