Тарих озынык гомер

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

         КЦСОН «Гармония» Нурлат районы үзәгендә «Ретро-терапия» программасы буенча актив эш алып барыла. Социаль хезмәт күрсәтү белгечләре даими рәвештә үз карамагындагыларга барып, алар белән хатирәләр терапиясен үткәрә. Бу юлы Яңа Әмзә авылында Ногманова Илһамия Зәкиевна булдылар һәм ул үз тормышы турында сөйләде. Сугыш башланганда әтисе фронтка китә. Ул вакытта ачлы-туклы яшәгәннәр. "Бер тапкыр киттем кычыткан җыярга, кайтып барам, көч миннән киткәнен сизәм, күз алларым каралды, аяклар атламый, өйгә  ничек кайтып җитткәнне сизмәдем», - дип күз яшьләре белән сөйли Илһамия Зәки кызы. «Әти сугыштан исән кайтты, тормыш җайга салына башлады. Кияүгә чыктым, әмма, кызганычка каршы, 12 ел бергә гомер иткәннән соң, ирем үлә, балаларым булмады.  Булачак ир, тол калган 6 бала белән берничә тапкыр килеп кияүгә чакырды, мин баш тарттым. «Чираттагы тапкыр килгэч, бусагага ятып, кулларын сузды һәм балалар хакына баш тартмаска сорады. Шул вакытта күкрәгемдә сакландым мин ул балаларны, мин ризалаштым». "Элеке шифоньерлар юк иде. Һәр балага чемодан бирдем, алар анда үз әйберләрен урнаштыра алсын өчен. Шулай ук тәртипкә өйрәттем» - дип дәвам итте сүзен Илһамия Зәкиевна. Ул үзенең бөтен мәхәббәтен балаларга биргән, хәзер алар аңарга бик рәхмәтле. «Барлык балаларның да эшкә урнашуына, кунакка килүенә шатланам, булышалар", - дип йомгаклап сүзен өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International