Яңалыклар «Реабилитацияләү һәм тәрбияләү мәктәбендә ». КЦСОН Менделеевск

2019 елның 19 июле, җомга

Менделеев муниципаль районында «Өмет Яры» халыкка комплекслы социаль  күрсәтү үзәге  хезмәткәрләре «Демография» милли проекты кысаcында тормышка ашырыла торган «Реабилитацияләү һәм тәрбияләү мәктәбе» технологиясе буенча эш дәвам итә.

Әлеге технология социаль хәлне һәм тормыш сыйфатын яхшырту, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны реабилитацияләү өчен шартлар тудыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарны караучыга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Чираттагы дәрестә, теоретик өлештән соң, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дәресләрдә катнашучылар өчен релаксация сәгате үткәрделәр (5 кеше). Психологик бушату виртуаль чынбарлыкның 3D-очколарын кулланып үткәрелде.

Аннан соң " Тәрбия мәктәбе» укучылары өчен Татарстан Республикасының тарихи урыннары һәм аннан читтә виртуаль экскурсия оештырылды.

Катнашучылар бик канәгать калдылар, чөнки файдалы белемнәр генә алып калмадылар, вакытны кызыклы итеп үткәрә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International