Сәламәтлекләре чикле балалар өчен музыкаль дәресләр файдалы

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар күңеленә юл яру җиңел түгел. Әлеге максатка ирешү өчен Менделеевск районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бөтен көчләрен куя.

Музыкаль тәрбия дә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора.

"Баланы тавыш гармониясенең гаҗәеп дөньясына алып, бозылган функцияләргә нәтиҗәлерәк төзәтмәләр кертергә, балаларны төрле эшчәнлек төрләренә җәлеп итәргә, шулай ук аның музыкаль сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә", - ди белгечләр. Музыка уңай эмоциональ кәеф тудыра, баланы иҗатка этәрә.

Дәрестә балалар музыка кораллары белән таныша, җырлар өйрәнә, бу үзенчәлекле балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International