Питрәч районының «Шатлык» социаль приютында тәрбияче Семенова О.Ю. кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Без – хәрби разведчиклар» дигән уен уздырды. Уенның максаты: хәрби һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү, армиядә хезмәт итү теләге, балаларның сүзлек запасын киңәйтү – разведка, «сакчылык», «солдатлар». Уен барышында балалар биремнәрне төгәл үтәргә өйрәнделәр, игътибарлы һәм сак булдылар. Балаларга бик күңелле булды, алар зур шатлык белән барлык биремнәрне үтәделәр.