“Жестовский поднос” пластилины белән рәсем ясау техникасы буенча мастер – класс үткәрелде.

2019 елның 23 июле, сишәмбе

23 июльдә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Жестовский  поднос” пластилины белән рәсем ясау техникасы буенча мастер – класс үткәрелде.

Дәреснең максаты: балаларны халык – гамәли иҗаты белән таныштыру, пластилин белән рәсем ясау  күнекмәләрен  ныгыту;  иҗади сәләтләрне, фантазияне үстерү.

Дәрес барышында балалар халык осталарының эшләнмәләре белән таныштылар ә аннары үзләре жестовский  поднослар ясадылар. Пластилиннан алар әкияти чәчәкләр ясадылар.

Дәрес ахырында эшләр  күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International