«Эшләр төрле кирәк, эшләр төрле мөһим»

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Питрәч районының “Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Семенова О.Ю. кече төркем балалары белән «Эшләр төрле кирәк, эшләр төрле мөһим» дигән темага ачык дәрес уздырды.

Дәреснең максаты - тәрбияләнүчеләрдә һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, «Һөнәр» төшенчәсе белән таныштыру иде. Төрле һөнәр ияләренең хезмәте турында балаларның күзаллауларын киңәйтү һәм аныклау. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Балалар өчен бик күп төсле иллюстрацияләр тәкъдим ителгән иде. Дәрес барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм тема буенча рәсемнәр ясадылар.

 

Автор: тәрбияче Ольга Семёнова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International