«Күңелле спортландия» чарасы.

2019 елның 23 июле, сишәмбе

«Шатлык» приютында тәрбияче Семенова О .Ю. җитәкчелегендә «Күңелле спортландия» дип исемләнгән спорт чарасы узды. Максат: балаларның физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуын арттыру . Ярышта мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар катнашты. Ике команда "Дружба» һәм «Звездопад» төрле эстафеталарда көч сынашты: «Спорт турында сүз», «Кем тизрәк», «Чәчәкләр җый», «Тып-тып яңгыр», «Бүре һәм кәҗә". Балаларга бер-берсе белән ярышу бик ошады. Спорт уеннары - күңелле һәм актив вакыт уздыру гына түгел, ә балаларның физик һәм акыл үсеше өчен зур файда да ул!

Автор: тәрбияче Ольга Семёнова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International