Йөкле хатын-кызларны кабул итү

2019 елның 23 июле, сишәмбе

        Йөклелек якыннарыңнан гына түгел, дәүләттән дә ярдәм таләп итә торган үзенчәлекле халәт булып тора. Чөнки хатын-кыз мондый вакытта мораль һәм финанс ярдәменә мохтаҗ.

           Дәүләт дәрәҗәсендә хатын-кызларга йөклелек чорында  һәм баланы тудыру өчен максималь уңай шартлар тудыру максатыннан кайбер ташламалар һәм гарантияләр каралган. Нәкъ менә шундый сораулар буенча hәм "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында көн саен хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан хатын-кызларны кабул итү, консультация бирү һәм белешмәлекләр тапшыру алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International