«Яшьләр. Экстрим. Экстремизм.»

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. өлкән төркем балалары белән «Яшьләр. Экстрим. Экстремизм.» темасына әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максатлары һәм бурычлары: экстремистик рухка юл куймаучы тотрыклы тормыш позициясен формалаштыру; яшүсмерләрдә экстремизмга, террорчылыкка тискәре карашны үстерү; тәрбияләнүчеләрдә кешелек язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Әңгәмә Бесланда һәлак булучыларны  бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Балалар фаҗигале төстә һәлак булган балаларны һәм өлкәннәрне искә алдылар.

Яшүсмерләр тарихи фәннәр докторы, профессор, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ярков А. П. видеолекциясен зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул патриотик тәрбия, Ватанга мәхәббәт, илебезнең төрле милләт халыкларына һәм аларның культураларына карата толерантлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген пропагандалаштырды.

Балалар зур теләк белән экстремизм үсешенең иҗтимагый куркынычсызлыкка җитди янавы турында  фикер алышты. Әңгәмә ахырында балалар уен формасында экстремаль хәлләрдә саклану белемнәрен алдылар, шулай ук тормыш һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.  

 

Автор: тәрбияче Роза Ахуджанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International