Булачак патриотларыбыз "Тургай" приютында Минзэлэ районында

2019 елның 23 июле, сишәмбе

2019 нчы елның 18 нче июлендә Минзәлә муниципаль районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Минзәлә шәһәренең "Патриотлар үстерәбез" җиде көнлек хәрби-патриотик лагерена бардылар. Лагерь кыр шартларында уңайлы яшәү белән хәрби романтиканы үз эченә ала.
Ул шәһәр ыгы-зыгысыннан ерак түгел, экологик чиста урында урнашкан. Безнең тәрбияләнүче балалар артыннан һәм үз эшләрен яратучы битараф булмаган һәм профессиональ тәрбиячелэр командасы күзәтә. Аларның программалары кадет мәктәбенең инструкторлары, укытучылары һәм тәҗрибәле методистлары тарафыннан эшләнгән. Балалар махсус саклана торган территориядә, лагерьда медпункт, спорт корылмалары бар.
«Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагерында балаларны командада эшләргә, аралашырга, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә генә түгел, үзләрен өлкәннәрчә дә тоярга өйрәтәләр.
Лагерьга килү белән безнең яшусмәрләр шунда ук башка балалар белән дуслаштылар, чөнки монда патриотизм хисе генә түгел, коллектив аралашу сәләте дә тәрбияләнә. Монда балаларыбызны тәрбияләүдә бик күп бурычлар гамәлгә ашырыла: физик культура һәм хәрби-гамәли спорт төрләре белән системалы шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, кыр шартларында актив ял оештыру, яшусмәрләрнен патриотик аңы, Ватанга мәхәббәт, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү; хокук бозуларны, сукбайлыкны һәм караучысызлыкны, асоциаль тәртипне профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International