Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. өлкән төркем балалары белән Театр елы кысаларында «Сәнгать төре буларак театр» дигән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәнең максатлары һәм бурычлары: театрга кызыксыну формалаштыру; театр тарихы, сәнгать төре буларак театр һәм заманча театр төрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү; театр терминологиясе белән (актер, режиссер, ут куючы, костюмер, гримчы) таныштыруны дәвам итү.
Әңгәмәдә балалар театрның барлыкка килү тарихы, аның үсеше һәм хәзерге заман театры төрләре: драма театры, опера, мюзикл, балет, пантомима белән таныштылар. Балалар театр һөнәрләре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм сүзлек запасын баеттылар. Балалар үзләрен пантомима театры актерлары ролендә сынап карадылар, мимика һәм ишарәләр белән хайваннар, кошлар, әйләнә-тирә предметларны күрсәттеләр. Әңгәмә кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Автор: тәрбияче Роза Ахуджанова