Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды. 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Интеллектуаль уеннар арасында шахмат беренче урынны ала.  

Шашка һәм шахмат уеннары төрле булуга карамастан, алар күңел ачу өчен генә түгел, ә акыл һәм аналитик сәләтләрне үстерү өчен дә кешеләргә хезмәт итә. 

Әлеге чараны үткәрүнең максаты - интеллектуаль спорт төрләрен популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итү. 

Шахмат һәм шашка яратучылар чираттагы тапкыр уенда көч сынаштылар, үз акылларын күрсәтеп, осталыкларын арттырдылар. 

Шахмат һәм шашка такталарында кайнар баталияләр узды, әмма дуслык җиңде! Турнир ахырында җиңүчеләр мактау грамоталары һәм татлы сувенирлар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International