Менделеевск "Өмет яры "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында "Бусинка за бусинкой" клубы проекты тормышка ашырыла.
Проект "Иҗтимагый инициатива – 2018" республика социаль проектлары конкурсында "Социаль яклау мохитен формалаштыру һәм үстерү, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру һәм социаль инклюзия булдыру " номинациясендә грант алды.
Проектның максаты мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль-психологик тернәкләндерү.
Клубка килгәч балалар бисердан төрле әйберләр ясый. Дәресләр балаларга аралашу даирәсен киңәйтергә, яңа дуслар табарга, яңа тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, эшнең төп максаты мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү.